Тирән тамырлы түНТӘрем ™ ˜ тирән тамыр лы түНТӘрем ™ ˜ тирән тамырлы түНТӘрем icon

Тирән тамырлы түНТӘрем ™ ˜ тирән тамыр лы түНТӘрем ™ ˜ тирән тамырлы түНТӘрем


Similar



Загрузка...
страницы: 1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   11
return to the beginning
скачать
^

Габитова Рабига Хөснетдиновна


  • Габбасова Марзия Г.

  • Габбасова Наҗия Г. (“исключен” дип язылган)

  • Габбасов Наил.

  • Мусин Нәби М.

  • Мусина Галия.

  • Мостафина Фәрихәбану А.

  • Мостафина Әсмә А.

  • Мортазина Заһидә Н.

  • Нәҗипова Зәйтүнә М.

  • Юнысова Фәрихә М.

  • Нәҗипова Зәйтүнә Х.

  • Нәбиев Нәҗип Н.

  • Нәбиева Фазилә Н.

  • Нуриева Нәфисә З.

  • Сафин Мортаза С.

  • Сафина Мәхүбҗамал Р.

  • Сираҗиева Зәйтүнә С.

  • Хаҗиева Мәдинә Х.

  • Хәлиуллина Бәдәр Х.

  • Хәлиуллина Гайшә Х.

  • Хаҗиев Габбас

  • Шиһапова Җүәһирә Н.

  • Шәрәфиева Фәсиха Ш.

  • Шәрипова Хәдичә Г.

  • Шаһиева Җәмилә Сәйфетдиновна

  • Шәмсетдинова Сафура Х.

  • Шәйхиева Рашидә Ш.

  • Шәйхиева Оркыя Ш.

  • Шәйхиев Рәфәгать Ш.

  • Фазуллина Җәмилә Ф.

  • Юнысов Латыйф Ю.

    Язма Гали абый Хаҗиев ярдәмндә тупланды.


    Тегермән

    Авылда су тегермәне булу турында 1870 елгы теркәү кенәгәләрендә үк билгеле. Җәмәгать тегермәнеме ул, аерым бер шәхеснеке булганмы, бу турыда мәгълүмат юк. Авылның су тегермәне хәзерге Шүрәле чишмәсеннән әз генә түбәндәрәк булган. ул урынны әле дә тегермән алды дип йөртәләр. Тегермән алдының урман аланы төбендәге чирәмлектә сугыштан соңгы елларда да җәй буена диярлек яшьләрнең кичке уеннары үтә иде. Алтмышынчы елларда уенлык мәйданчыгы Шүрәле чишмәсенең алгы ягына, Шүрәле тыкрыгының ахыргы мәйданында булды. бу урын әкренләп кысрыклангач, уенлыкның мондагы гомере тәмамланды.

    1930 елларда авылның икенче су тегермәне дә булуы билгеле. Анысы Иске Көшкәт болынлыгында булган. Гомумән, Иске Көшкәт авылы янында авылның җәмәгать тәртибендәге печән болынлыгы да булуы билгеле. Революциягә чаклы ук авыл халкы Көшкәт болынлыгына барып, һәркем үзенең участогында печән хәзерли торган була. Бу болынлыклар авыл халкының төп үзенә беркетелгән җир булганмы, әллә көшкәтлеләрдән арендага гына алынганмы, анысы билгеле түгел.

    “Кулак”ларны аулый башлап, аларның милкен тартып алу чорларында, 1932 елда, Галимҗанов Мөбарәкнең әтиләренең бер йортларын әнә шул Иске Көшкәттәге колхоз тегермәненә тегермән өе итеп, салулары билгеле.

    Революциягә кадәр авылның Зур авыл чишмәсе төбендә кемнендер чишмә суына корылган бәләкәй генә тегермән яргычы булган. Бу тегермән, он ясаудан бигрәк, ярма яруга көйләнгән була һәм көненә бер капчык чамасы ашлыктан ярма ясый. Элеккеге вакыта ярмалар кибеттә сатылмаганлыктан, борай, бодай, солы, карабодай, арпа, тары кебек бөртекләрдән ярма ясауны халык үзе авылда хәл иткән. Су тегермәннәренең дә, ярма ясау ташлары булган. Болардан башка элеккеге халык кул белән әйләндереп, ике таш ярдәмендә ярма яру җайланмасын да файдаланган. Мондый ярма ташы үрнәге авыл музеенда да бар.

    Авылның су тегермәннәре, бәләкәй суга, инеш суына гына корылган булганлыктанмы, озак яшәмиләр күрәсең. Сугыштан соңгы елларда авылның су тегермәннәре юк иде инде. Арыштан яки бодайдан ипи пешерә торган он тарттыру өчен авыл халкы Яңгул, Салавыч, Борнак, Сырья, Пыжмара авылларының су тегермәннәренә атлар җигеп йөрделәр. Яңгул һәм Салывыч тегермәннәре бигрәк тә популяр булды.

    Сугышка кадәр үк авылда бәләкәй эчке янулы двигатель дә була. Бу двигательнең 1933 елда ук булуы мәгълүм. Керосин белән эшләгәнме ул, әллә солярка беләнме, әйтә алмыйм. Аның куәте 16 ат көчле булган булса кирәк. Сугыштан соңгы елларда анда Ногманов Муллый абый эшләде. Ул Исхак бай ындыры янында урнашкан иде. Беркадәр аны бәләкәй трактор белән дә эшләттеләр. Авылда электр станциясе корылгач аңа электр моторы тоташтырдылар. Ташлы тегермән 1950-60 елларда хәзерге мәктәп урынында булган ашлык амбарларының берсенә күчерелде һәм анда колхоз һәм хуҗалык терлекләренә он тарту хезмәтен 20 ел чамасы башкарды.

    1980 елларда бу тегермән заправка янына бинасы белән күчерелде. Әмма анда озак эшли алмады. Ташлы тегермәндә тегермәнче булып озак еллар дәвамында Вәлиев Рәфәгать эшләде. Хәкимов Рифхәт, Кашапов Мәсхүт, Гайнетдинов Наил һәм башкалар тегермәнче булып эшләделәр. 1990 еллардан башлап ташлы тегермән эштән туктады, “тимер тегермән” — бөртек ваклагыч ДКУ гына эшли. 1980 елларда Равил Гарәфиев рәислек иткәндә электрик Фәйзерахманов Габделбәр җитәкчелегендәге группа үз проектлары белән 8 ташлы, 4 кызаулы тегермән ясадылар. Ул зур егәрлекле электр двигателе белән хәрәкәткә китерелергә тиеш иде. Гарәфиев авылдан киткәннән соң тегермән ахыргы стадиясенә кадәр эшләнеп бетерелә алмады.

    1917 елга кадәр авылда җил тегермәне дә булган дип сөйлиләр. Мәсәлән бездән ерак түгел Кенәр якларында ул модада булган. ул якларда авыл башында берничә җил тегермәне булла, дип сөйлиләр иде. Түнтәрнең җил тегермәне Әсма байныкы булган, имеш. Бу тегермән шул ук Әсма байның ындырыннан югарырак урында булган. (хәзерге яңа сыер фермасы урыныннан түбәнрәк). Ни сәбәптәндер, җир тегермәне табыш китерә алмаган. Дөресме, юкмы, аны төгәл белүче юк, Әсма бай кушуы буенча аны яндырганнар. Имештер, Әсма бай аны кемгәдер сатып, теге кешегә табыш китерә башлагачмы, әллә үзе ниндидер страховой компниягә страховать иткәннән соңмы, яндырган дип сөйләү телгә кереп калган. Имеш, таң алдыннан бүрек эченә пачас тутырып, пачаска ут җибәреп, тегермән янына урнаштырганнар. Пачаслы бүрек запал булып, билгеле бер вакыт аралаганнан соң гына (бер сәгать тирәсеме?) ут бүректән чыга. Ут бүректән чыгып тегермәнгә капканда Әсма бай Малмыж базарына барышлый Тау басу юлында булып, куанган имеш. Кем белә, бәлки җил тегермәне яшен сугудан янгандыр, Әсма тәтәнең өч тиенлек тә гонаһысы юктыр.

    Хәзер авылда икмәк пешерә торган он тарта торган тегермән күптән юк. Онны кибеттән сатып алалар. Югары сортлысын һәм беренче сортлысын кайтарып торалар.


    ^ Су тегермәне төзелеше схемасы

    Су тегермәннәре кешелек тарихында шактый борынгы уйлап табылган инженер-техник корылма булып тора. Беренче су тегермәннәре безнең эрага кадәр I гасырда Рим империясендә төзелгән дип санала. Дөрес, су тегермәненә кадәр үк коелардан су күтәрү өчен барабанлы чыгыр уйлап табылган. Чыгырны әйләндерү өчен тәгәрмәч рәвешендә куласа ясап куелган. Алга таба, куласага тактадан тартмалар ясап, куласаны кул белән әйләндереп, елгадан суны күтәрә торган җайланмалар — су куласалары (рус теленә ул “водяное колесо” дип кергән) ясаганнар. Русларның “колесо” сүзе дә төркичә “куласа” сүзеннән алынган булуы ихтимал.

    Шуннан соң гына, куласалар тегермәндә кулланылыш тапкан. Беренче су тегермәне төзелгәнче, кул белән әйләндереп эшли торган ярма яргыч һәм он тарткыч кул тегермәннәре дә булган. Соңарак тегермән ташын әйләндерү өчен атлар яки ишәкләр көчен кулланырга омтылганнар. Гади механизмнардан рычаг, блок, чыгыр, хәтта иң гади винт та Архимед чорыннан ук билгеле булган. Әмма башлангыч чорда без хәзер күз алдында тоткан тимер болтлар һәм гайкалар да, тимер бораулар да булмаган. Су тегермәне ясаганда балта, пычкы, өтерге ролен үтәүче инструментлар булган. Агачны тишү өчен нигездә кыздырма без кулланганнар. Агач элементларның өлешләре әнә шул без ярдәмендә тишелеп, нигездә таза агачтан ясалган чөйләр ярдәмендә беркетелгәннәр.

    Безнең якларга су тегермәне римлылардан шактый соңа калып килгән. Шулай булса да, күп гасырлар дәвамында халыкка бик тә игелекле хезмәт күрсәткән. XX гасырның 50 елларына кадәр һәрбер авылда диярлек су тегермәне эшләгән. Су куласасы хәрәкәтеннән алынган энергияне кешеләр он яки ярма ясау өчен генә түгел, башка максатларда да кулланганнар. Мәсәлән 1950 елларда Яңгул авылының су тегермәне белән янәшә җон тетү агрегаты эшләгән. Бәләкәй ГЭС электр энергиясе биргән.

    Яңгул тегермәнендә фураж оны тарту ташы аерым, ак он тарту ташы аерым, ярма яру һәм өрдергеч өчен аерым ташлар булган. Болары шәхси хуҗалыклар өчен. Болардан тыш, дәүләт тегермәне буларак, аерым ташлар эшләгән. Бодайдан ак он ясау өчен башта ярма ташында аның кабыгыгын ярдырып, көрпәсен аерып алганнар. Аннары кабат ак он кызавына салганнар. Ак он ташы вак итеп тешәлгән. Андый ташка мөшкәдән ашлыкны (көрпәдән арындырылган бөртекне) әз-әзләп төшергәннәр.

    Су тегермәннәренең схемалары бер-берсенә ошаш булсалар да, елганың зурлыгына, үзенчәлегенә карап та, төзүчеләрнең иҗади җайлаштыруларына (төзәтмә кертүләренә карап та) бер-береннән шактый аерылып торганнар. Кайбер су тегермәннәрендә су куласасы тартмалы түгел, ә калаклы итеп ясалган. Су куласасы да чагыштырмача шактый зур. Мондый калакды су куласалары плотинасыз тегермәннәрдә кулланылган. Су агымы куласаның аскы калакларына бәреп, аны әйләндергән. Мондый калаклы куласаларның файдалы эш коэффициенты түбән булган. Калаклы куласаларның горизонталь рәвештә урнаштырылганнары да булган. Су агымы вертикаль куласаның күчәре турысыннан аска таба төшеп әйләндергәндә файдалы эш коэффициенты зуррак була. Су югарыдан ук куласа тартмасына килеп бәрелгәндә файдалы эш коэффициенты тагын да зуррак була. Бу соңгы ике очракта куласаның тартмалы итеп ясалуы мәслихәт була. Биредә суның тартмага бәрү көче генә түгел, ә тартмаларга тулган суның авырлыгы тудырган потенциаль энергия зур роль уйный. Тартмаларга тулган суның гомуми күләме никадәр зуррак булса, су куласасының егәрлеге дә шулкадәр зуррак була. Бу язманы хәзерләгәндә һәм схеманы эшләгәндә мин күп китаплар актардым, Интернет сәхифәләре ачтым. Кызганычка каршы әзер материал таба алмадым. Өлкән кешеләр белән очрашып сөйләштем. Әтнә авылында (Балтач районы) өлкән яшьтәге Сәгыйть ага белән, Түнтәр авылындагы Габделбәр ага Фәйзрахманов белән фикерләштем. Сәгыйть ага су тегермәне детальләрен ясый торган оста булган. 1960 елларга кадәр халыкка хезмәт күрсәткән Сәрдек, Пыжмара, Сырья тегермәннәре өчен детальләр ясаган, ремонтлаган, көйләгән. Түнтәрдә яшәүче Габделбәр ага 1980 елларда үз конструкциясе белән колхоз заказы белән тимер рамнарга эретеп ябыштыру ярдәмендә үз конструкциясендә өч ташлы тегермән ясаган. Бу тегермән электр моторы ярдәмендә әйләндерүгә көйләнгән булган. Карадугандагы “Себер тракты” музее директоры Бакый ага Зыятдинов Карадуган авылында озак еллар тегермәнче булып эшләгән Хөсәен Хәсәншинның улы Минталип ага белән элемтәгә керде. Ул әтисенең ярдәмчесе булып та, яшьлегендә үзе дә мөстәкыйль рәвештә су тегермәнендә тегермәнче булып эшләгән. Бакый ага Зыятдинов мин эшләгән су тегермәне сызымын аңа күрсәтте. Минталип ага үз киңәшләрен бирде һәм кайбер төзәтмәләр кертте, сызымны тулыландырды. Аннан соң Бакый ага оештыруы ярдәмендә мин, Бакый ага һәм су тегермәненең эшли торган моделен эшләргә алынган Субаш мәктәбенең технология укытучысы Әхмәт Фаязов Удмуртиядәге “Ачык һавадагы музей”дагы эшләп туктаган һәм күпмедер реставрацияләнгән җил тегермәнен һәм турбиналы су тегермәнен карап кайттык. Моннан тыш, Ульяновск шәһәренә барып, “В.И.Ленинның ватаны мемориаль комплексы”ндагы су тегермәне моделен карап фикер алыштык.

    Түбәндә китерелгән схема борынгы тегермән рәсемнәрен өйрәнеп һәм өлкәннәр фикеренә таянып, минем фантазиям ярдәмендә барлыкка килде. Удмуртия һәм Ульяновск музейларындагы экспонатларны караганнан соң, әлеге схема үзгәрмәде. Минем фаразлаулар бәлки кайбер укучыларның фикере белән туры да килеп бетмәскә мөмкин. Безнең борынгы бабайлар тегермән төзегәндә детальләрнең терминнарын үзләренчә әйткәннәр. Мин аларның белгән кадәресен әлеге язмада файдаланырга тырыштым.

    Тартмалы су куласалары өчен елгада буа (плотина) төзелү беренче шарт булып тора. Борынгы бабайларыбыз буа төзүне очлаган бүрәнәләрдән субайлар сугудан башлаганнар. Кул көче ярдәмендә субайлар сугу тәртибен язучы Мөхәммәт Мәһдиев “Мирас” журналының 1993 ел №3 санында “Уйсу болыннар бишеге” язмасында төгәл тасвирлаган. Буа төзү өчен элек чыбык-чабык һәм кызыл балчык, бүрәнәләр, сайгаклар һәм таш куллана торган булганнар. Цемент куллану шактый соңарак кергән. Буада арыклар булырга тиеш. Арыклар ясау өчен бүрәнәләр һәм таза сайгаклар кулланганнар. Елганың үз агымы юнәлешендәге төп арык буадагы артык суны җибәрү өчен кирәк. Буаның читендәрәк төзелгән арыктан су агымы улаклар ярдәмендә тартмалы су куласасына (1) килеп керә һәм аны әйләндерә башлый. Арыктан керүче суның күләмен тегермәнче махсус затвор белән көйләгән. Затворны чыгыр ярдәмендә күтәргәч, улакка керүче су күләме, шул исәптән тегермәннең эшләү куәте дә арткан.

    Су куласасының төзелеше четрекле. Аның диаметры берничә метрга җиткән. Ул шактый төгәл итеп эшләнергә тиеш. Куласа өчен ике диск алына. Аннары дискларга тартмалар беркетелә. Бер дискның каршыдан күренеше рәсемдә 30 саны белән күрсәтелгән. Дискның диаметраль борыслары (31, икешәр данә) вал уентыкларына кара-каршы беркетелә. Бу очракта вал (2) алты кырлы итеп ясалган. Вал йомры да булырга мөмкин. Алты кырлы булуы өч рәт борыслар беркетү өчен уңайлы. Бу вариантта борыслар өч рәттә. Куласа дискысы да өч катламны берләштереп ясалган. Борыслар арасындагы буш урыннарга борыс калынлыгындагы сайгаклардан дискыны бербөтен итүче детальләр (32) беркетелә. Тоташтыручы детальләрнең бер-беренә ябышу сызыклары өч катламда бер турыда чагышмаска тиешләр. Дискның өч катламы үзара тишелеп, имән чөйләр ярдәмедә тоташтырыла. Соңгы дәверләрдә детальләрне тоташтыру өчен тимер болтлар да кулланганнар. Дискларны үзара тартмалар белән тоташтыралар. Тартмаларның киңлеге ярты метрдан артып китә. Куласа детальләрен нык, бериш агачтан эшлиләр. Детальләрнең төгәл итеп ясалган өлгеләре була. Шул өлгеләр ярдәмендә сайгакларны өтергенең үткен очы белән сызып алганнар. Шулай булганда гына деталь өлгенең төгәл өлгесен биргән. Куласаны ясап бетергәч, аңа балансировка ясаганнар: кирәкле урыннарына өстәмә такталар беркетәләр. Вал башларына тимердән күчәр (3) беркетелә. Күчәр борылып йөрмәсен өчен аның валга кергән өлеше яссырак булырга тиеш. Кайбер очракта аңа тишек тишкәннәр. Агач вал һәм күчәр тишеме аша үтәли тимер чөй какканнар. Бу эш үтә төгәллекне сораган. Валның очларында ныклык өчен тимер кыршаулар (4) булган. Кыршауларны тимерче алачыгында эретеп ялгаганнар. Күчәрләр ояга (5) урнаштырылган. Баштарак оя таза агачтан эшләнгән. Соңарак ояны тимердән ясаганнар. Әйләнгәндә ышкылуны киметү өчен оядагы күчәрнең таяну өлеше терлек мае белән майлап торылган. Оя бик яхшы итеп нигезгә (29) беркетелгән. Ул түбәннән алып агачтан бурап эшләнгән нык корылма була.

    Коры куласасының (6) дискысы төзелеше белән су куласасыныкына ошаган. Ул да шул ук валга урнаштырыла. Тегермән ике яки өч ташлы булган очракта коры куласалар таш саен аерым була һәм алар барысы да шул бер үк күчәргә беркетеләләр. Мондый очракта конструкция катлаулана. Су куласасыннан аермалы буларак коры куласа дискы шактый калынрак (мөгаен 4-5 катламлы) итеп эшләнә. Аның диаметры су куласасыныкы белән тигез дә, кечерәк тә булырга мөмкин. Коры куласа дискысы аркылы тишелеп, аңа чөйләр (7) беркетелә. Татарча, борынгы термин буларак, ул “кырык чөй” дип аталган. Әмма чөйләрнең саны нәкъ 40 булырга тиеш дигән сүз түгел. Кырык чөйле коры куласа һәм алтыаяк (8) бер-беренә ярашып тешле тәгәрмәчләр (хәзерге заманда чуеннан ясалган мондый җайланмаларны редуктор дип атыйлар) ролен башкарганнар. Чөйләр һәм алтыаяк “тәпиләре” безнең якларда таза өрәңге агачыннан ясалган. Чөйләрнең саны 20 дә, 24 тә, 40 та булырга мөмкин. Хәтта тагын да күбрәк була ала. Алар саны күбрәк булган саен, бер чөйгә тәэсир итүче көч кимрәк туры килә. Бер чөй сынган очракта су куласасының эш ритмы бозылган. Тегермәнче тиз генә арыкка чыгып, затворны япкан һәм термәнне туктаткан. Чөнки бер чөйнең сынуы рәттән башка чөйләрнең дә сынуына китерергә мөмкин. Тимер муллыгы чоры килгәч, чөйләрне тимердән ясый торган булганнар. Алтыаяк тәпиләре саны 6-8 яки башкача булырга мөмкин. Шактый күбрәк булган дип тә әйтә өлкәннәр. Иң әһәмиятлесе шул: алтыаякның аяклар арасы үтә төгәллек белән чөйләр аралыгына тигез булырга тиеш. Монда тигезлек чөйләрнең һәм аякларның үзәкләре аралыгы турында бара. Шулай булмаганда, механизм тигезлек саклап эшли алмый. Алтыаякның түбәнге һәм югарыгы дискыларының төзелеше куласа дискысы төзелешеннән бары тик диаметрлары белән генә аерыла. Кечкенәрәк диск булганлыктан дискның ныклыгын саклау өчен аңа тимер кыршау да киертелгән. Кырык чөйле коры куласа белән алтыаяк горизонталь әйләнү хәрәкәтен вертикаль әйләнү хәрәкәтенә күчерә. Чөйләр санының аяклар санына чагыштырмасы куласаның бер минутка әйләнешләр санын ничә тапкыр арттыруны күрсәтә. Бу чагыштырма дисклар диаметры чагыштырмасына тигез. Әйтик чөйләр саны 42 булып, тәпиләр саны 6 булганда тегермән ташының почмакча әйләнү тизлеге куласа әйләнү тизлегеннән 7 тапкыр артык була дигән сүз. Безнең бабаларыбыз 7 санын магик саннар рәтенә керткән. Борынгы заманнардан бирле кулланылган унарлы үлчәүләрдәге рычагларда да җиденең бергә чагыштырмасы кулланылган. Су куласасынданы тартмалар саны да нәкъ менә 21 булуы ихтимал. Куласа валын 6 кырлы булганда, шул 6 санын икегә бүлеп, 7 гә тапкырлагач та, тартмалар саны 21 булып, 21 не кабат икегә тапкырласак, чөйләр санының 42 булуы килеп чыга. һәрбер конструкторның үз исәп-хисабы булган. Шуңа күрә монда күп төрле вариантлар булырга мөмкин. Ә менә борынгы тегермән рәсемендә чөйләрнең саны 40 тан шактый ким, аякларның саны 6 гына түгел икәнен күрәбез. Удмуртиядәге тегермәндә дә аяклар саны 6 гына түгел иде.

    Алтыаяк күчәре орчык (10) дип аталган. Аның түбәнге очына орчыкның тимер өлеше (12) киертелгә. Орчык исә ояга (11) куела. Элек, тимер кыйммәт вакытта, оя каты агычтан ясалган. Соңарак аны да тимердән ясаганнар. Ояда һәрвакытта да терлек мае булырга тиеш. Чөнки оя белән орчык бик нык кыза. Оя махсус рычаг-бүрәнәгә (33) куела. Югарыгы сызымда рычаг-бүрәнә күренми. Ул коры куласа дискысына параллель юнәлгән. Рычагның кыска башы идәнгә яки махсус таза өрлек агачына таяна. Рычагның икенче башына бау (34) белән чыгыр валына (35) тоташкан. Чыгыр ярдәмендә рычагның югарыгы башы күтәрелә. Соңа табарак чыгыр урынына идәнгә яки стенага беркетелгән винт та куллана башлаганнар. Шулай итеп, чыгыр яки винт ярдәмендә тегермәннең өске ташы күтәрелеп яки төшерелеп, ике таш арасындагы зурлык көйләнә. Ташны беркадәр төшерү “бастырыбрык тарту” дип атала. Ярма ярган вакытта өске таш шактый ныграк күтәрелгән. Алтыаякның күчәре өстәге ташка (14) бака (9) дип аталган җайланма белән беркетелә. Аскы таш (13) өске ташка караганда шактый юка була. Ул нигездә ныклык өчен кирәк. Аскы таш аскуймага (16) яхшылап беркетелә. Элекке заманда аскы ташның өске ягын кабарынкы, өске ташның аскы ягын тегесенә яраклы рәвештә батынкы итеп ясаганнар. Аннары ташларның ышкылу мәйданнарын тешәү тәртибе керткәннәр. Ташка чалгы кәкресе формасында үзәктән читкә таба уентыклар ясаганнар. ташның әйләнү юнәлеше тешәү дугаларының эчке ягына таба булырга тиеш (чалгы хәрәкәте кебек). Ике як таштагы тешләр дугалары белән кара-каршы хәрәкәт итәргә тиешләр. XX гасырда безнең яклардагы тегермән ташлары, Европа стандарты буенча, нигездә 42 һәм 84 дюйм диаметрлы итеп коелган. Безнеңчә ул 106,68 см һәм 213,36 см тәшкил итә. Он чәчелмәсен өчен тегермән ташлары тактадан ясалган сигезкырлы ящик (23) белән төреп алына. Он агу улагы (15) һәм он агу өчен аерым ящик (22) куела.

    Югарыда ашлык салу өчен пирамида рәвешендәге кызау (17) куелган. Гадәттә бер таш өчен кызаулар саны икәү була. Бер кешенең ашлыгы кызаудан агып бетүгә, тегермәнне туктатмыйча, икенче кызаудагы башка берәүнең ашлыгын койганнар. Тегермән ташы ашлыксыз үзара ышкылып әйләнергә тиеш түгел. Ашлык булмаса, таш шундук күтәртелгән. Кызауның аскы тишеменнән бөртек мөшкәгә (18) төшә. Мөшкә зур булмаган улак рәшендә ясалган. Мөшкәнең бер башы кызауга беркетелә. Икенче башы исә бау (21) һәм кузгалмас блок (20) ярдәмендә түбәнгә тарттырыла. Бауны тарткач, мөшкәнең бау беркеткән башы күтәрелә, ташка бөртек төшү кими. Мөшкә даими рәвештә тирбәнеп, орлыкны тигез төшерергә тиеш. Мөшкәне тирбәтү өчен аңа махсус таяк беркетелә. Аны алаша (19) дип атаганнар. Әйләнә торган тегермән ташының эчке ягындагы кыршауда берничә урында кабарынкы тимерләр беркелгән була. Таш әйләнгәндә алаша шул кабарынкы урыннарга бәрелеп авышып китә китә һәм мөшкәне гел тирбәтеп тора.

    Тегермәнче он тарттырганан вакытта нигездә өч руль белән идарә иткән. Беренчесе: арык чыгыры һәм затвор ярдәмендә су куласасына керә торган су күләмен үзгәртү. Артык су төп арык аша үткән. Моның белән ул тегермән ташының әйләнү тизлеген көйләгән яки бөтенләй туктаткан. Икенчесе: рычаг яки винт ярдәмендә өске ташны күтәрү яки төшерү. Ягъни ташның бастыру көчен үзгәртеп онның вак бөртекле булуын көйләгән. Мөшкәдә ашлык беткәндә ышкылуны киметү өчен ташны бөтенләй күтәргән. Өченчесе: мөшкәнең авышлыгын көйләп, ташка керә торган ашлык күләмен көйләгән. Ташка керә торган ашлык күләме кимегән очракта да онның сыйфаты яхшырган.

    ^ Рәфхәт Зарипов. 2007 ел.

    Рәсемдәге күрсәткеч саннарының атамалары:

    1 — су куласасы

    2 — куласалар валы

    3 — тимер күчәрләр

    4 — тимер кыршаулар

    5 — аскуйма

    6 — коры куласа

    7 — кырык чөйләр

    8 — алтыаяк

    9 — бака

    10 — орчык

    11 — оя

    12 — орчыкның тимер өлеше

    13 — аскы таш

    14 — әйләнә торган өске таш

    15 — он улагы

    16 — аскы таш өчен аскуйма

    17 — кызау

    18 — мөшкә

    19 — алаша

    20 — кузгалмас блок

    21 — мөшкә бавы

    22 — он ящигы

    23 — сигезкырлы такта ящик

    24 — стеналар

    25 — машина бүлеге (подвал) идәне

    26 — подвалның орчык оясы беркетелгән икенче кат идәне

    27 — он тутыру бүлмәсе идәне

    28 — кызауга ашлык салу бүлмәсе идәне

    29 — фундамент (бура)

    30 — куласа дискысының икенче яктан күренеше

    31 — куласа борыслары

    32 — куласа детальләре

    33 — рычаг-бүрәнә

    34 — бау

    35 — чыгыр




    ^ Авылда печән һәм терлек азыгы хәзерләү

    Революциягә кадәр авыл халкы терлекләр өчен печән, салам һәм сугылмаган солы көлтәләре файдаланган. Авылның үз болыны булмаганлыктан Иске Көшкәт болыныннан һәм Балтач болыныннан файдаланганнар. Авыл тирәсендә коры елгалар күп булганлыктан, Кичү башы, Әҗмән, Садри, Көек, Рәфикъ, Мәсәй һәм башка коры елгалар кырындагы печәннәрне чабып печән хәзерләгәннәр.

    Сугышка кадәр үк колхоз терлекләре өчен азык чөгендере, шалкан, турнепс кебек сусыл азык үстерә башлыйлар. Сугыштан соң да әле, малайлар аны урламасын дип, мондый басуларга каравылчылар куялар иде. 2000 елларга колхозда сусыл азыклардан бары тик азык чөгендере үстерү генә калды. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда колхоз терлекләре өчен силос хәзерләү тәртибе керә. 1955 еларга кадәр силосны, нигездә, урам-тыкрыкларда, чүплекләрдә елга кырыйларында үскән кычыткан кебек чүп үләннәреннән салалар. Бригада членнары ат-арбалар һәм чалгычылар белән чабып төяп йөриләр. Атлар белән силос базларына китерәләр Анда скамейкаларга беркетелгән берәр метрлы җәясыман пычаклар ярдәмендә кул белән турыйлар һәм гадәти хуҗалык базлары шикелле базларга тутыралар. Аны ныклап таптыйлар. Зуррак базларга таптау өчен ат та төшерәләр. Базлар итеп хуҗасыз калган планнардагы таш базлар (алар авылда 25-30 тирәсе була) файдаланыла. Моннан тыш хәзерге амбар артында, Шүрәле тыкрыгының аргы башында һәм тагын башка урыннарда силос өчен махсус базлар казылган була. кышын бу базларны берәрләп ачып, силосны фермага ташыйлар.

    1955 елдан башлап ферма тирәләрендә зур базлар (4кә 5 яки 6 метрлы, 4 метр тирәнлектә) казыйлар. Бу базлар зурлар, бала-чагалар белән кулдан казылды һәм эчтән таш белән тышланды. Мондый базларга силосны чокыр янына куелган трактор турагычы белән тутыралар иде, Ат төшереп таптый иделәр. Бу чорда силос культуралары (көнбагыш, кукуруз) игү шактый киң алып барылды. 1965 еллардан чокырларны озынча буйлы итеп бульдозер казый, яшел масса басудан турап кайтарыла иде. Аннары саламы һәм кузагы белән борчак, яшел люцерна печәне һәм кормосмесь дип аталган массалар да силос чокырына тутырыла башланды. 1980 елларда тимер бетон плитәләр белән тышланган силос базлары барлыкка килде һәм базларны полиэтилен белән каплап, күмеп кую тәртипкә керде. Хәзерге вкытта силос азыгы фермаларда төп азык культурасы булып тора. Җәй көннәрендә терлекләргә яшел масса чабып алып кайтып ашату тәртипкә керде.

    ^ Шәхси хуҗалыкларда печән хәзерләү

    Авылда 1930 елларда колхоз оештырганнан соң җәмәгать печәнлекләре колхоз карамагына күчкән. Авыл халкының шәхси хуҗалыгындагы терлекләргә печән хәзерләү бик кыенга калган. Шуннан соң, сугышка кадәр үк, колхоз басуына печән чәчү кертелә. Нигездә тимофеевка һәм клевер чәчәләр. шулай булуга карамастан, колхозчыларның шәхси терлекләренә кайбер елгаларның калдык постыклары гына кала. Кем кайдан ничек хәзерли ала, шулай була. сугыштан соң да шул ук хәл. Авыл халкы ерганак кырыйларыннан, урман полосалары арасыннан, калдык постыкларны уфалла арбалары белән ташый. Ашлык басуы кырыйларыннан, бәрәңге чүпләрен утап, әремнәр урып, күктәтәй чәчәкләре йолкып, җәй буе диярлек әби-бабайлар, бала-чагалар урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллекне җыялар.

    1960 елга кадәр шәхси хуҗалыкларга трактор арбасында яки автомобиль кузовында печән алып кайту булмый. Ат арбасы белән бер йөк печән алып кайту авылда зур дәрәҗә була. 1960-85 елларда колхоз басуында люцерна печәне игү мәйданы арта. Шул сәбәпле елга печәннәре хуҗалык терлекләре карамагына бирелә. Әмма монда да баштарак тәртип булмый. Кем кайдан ничек, шулай печән әзерли. Берничә ел рәттән авылда “кыямәт көннәре” игълан ителә. Бу көннең кайчан буласын бары тик колхоз идарәсе тирәсендә эшләүчеләр һәм аларның туганнары гына белә. Андыйлар кичтән атка төялепме, җәяүләпме елга-ерганакларга печән чабарга юнәләләр. Белми калганнар иртән печәнгә төшә. Кичтән яки төнлә килгәннәр үзләре чабарга теләгән мәйданнарны чабып, чик салып чыгалар. Иртән килгәннәргә калдык-постыклар гына кала. Мондый “кыямәт көннәре”ндә авылдашлар арасында талаш-тарткалаш, чалгы сугышлары да булып ала, әмма әллә ни зурга китми.

    Берничә елдан “кыямәт көннәре” бетерелә. Аерым көн билгеләп, чалгы тотып чаба алучы һәркем печәнгә бергәләп төшә. Ике көндә елгаларны чабып бетерәләр. Өченче һәм дүртенче көннәрдә печәннәрне җыеп авыл кырыенда бер урында (шактый еллар ул сабан туй бакчасы өстендә булды, бер елда хәтта Яшь урман буена да җыйнадылар) чүмәләләргә салалар, аларны тигезлиләр. Дүртенче көннең төнендә кычкыртып, чүмәләләрне бүлеп, төне буе өйләргә ташыйлар. Алдагы көннәрдә кайтарылган яшел чүмәләләр кара-сары төсләргә кереп, силос рәвешенә кергән вакытлар да була иде. 1985 елдан бирле чабылган печәнне бүлүнең акыллырак ысулы кулланыла башлады. Печәнне җыя баралар, җирәбә кычкыртып катнашучылар саен өләшә баралар. Ахырдан кайберәүләргә җитми калган очракларда, колхоз басуыннан чабып бирәләр. Әмма ул печән елга печәнен алмаштырмый һәм кешеләрдә ризасызлык тудыра. Шуңа күрә, нигездә өләшкәндә йөкне һәркемгә җитәрлек итеп төйиләр дә, ахардан артып калганны тагын тигезләп бүләләр. Бригада членнары группасында печән чабуда катнашкан гомуми халык 120-140 тирәсе, терлекчеләр 50-70 тирәсе була.

    1985 елга кадәр колхозчыларга басуда үстерелгән печән (люцерна, тимофеевка, костер) бирелмәде диярлек. Бик сирәк очракта гына хезмәттә катнашуга карап, 5-10 сотый люцерна яки вика печәне бирелгәләде. Бары тик колхоз рәисе булып Наил Гарифуллин эшли башлагач кына терлекчеләргә, колхозчыларга, укытучылар һәм башка хезмәткәрләргә трактор арбаларында йөге-йөге белән басу печәне бирелә башлады. Саламны сатып бирү бетерелде. 2000 елдан башлап, һәрбер йортның капка төбенә печәнне басуда киптереп, рулоннарга төреп китерә башладылар.

    ^ Урман полосалары

    200-300 еллар элек Түнтәр тирәсендә калын урманнар үсеп утырса да революциягә кадәр үк аларны кисеп, яндырып, чистартып, басу итеп бетерәләр. Бары тик Тагашур авылы басуы кырыннан башлап, Шүрәлегә кадәр генә беркадәр тау битндә урманнар кала. Алары да шактый сирәк була. Шактый өлешендә артыш үсә. Сугыш алдыннан һәм сугыш елларында артышларны һәм ахыргы тау чыршыларын да кисеп бетерәләр. Малайлар агач төпләрен чыгаралар.

    1946-1947 елларда Сталин күрсәтмәсе нигезендә ил буенча “кыр ышыклау урман полосалары” дигән агачлыклар утыртыла башлый. Мондый полосалар басуны төрлечә бүлгәләп, төрле урыннарга утыртыла. Барлык эшләр дә кулдан башкарыла. Иртә яздан Тагашур урманына барып аерым бригадаларга бүленгән колхозчылар агачлар йолкыйлар, аны чиләкләргә тутырып алып кайталар һәм югарыдан күрсәтелгән тәртиптә 10 рәт итеп утырталар. Иң кырыйлардагы гөлҗимеш һәм кура рәтләре тракторлар белән җирне эшкәрткәндә юкка да чыктылар. Бу полосалар авыл халкыннан бик зур кул хезмәте сорый. Берәү дә каршы килә алмый. 1950-60 елларда бу полосаларны бик нык кысырыкладылар. Баш-башларын кыскарту, уртадан өзеп китү тракторлар өчен берни дә тормады. Ул елларда “бу полосаларны утырту Берия коткысы белән, басуларны аерым хуҗалыкларга бүлеп бирү өчен оештырылган. Полоса буенда кар саклана, җир кипми, иген чери, бу дошманлык булган” дигән сүзләр күп йөрде.

    1960 еллардан соң Арча урман хуҗалыгы тарафыннан, җирне эрозиядән саклау максатыннан, елга буйларына тракторлар ярдәмендә агач полосалары утырту башланды. Мәсәлән, Садри елгасы буендагы чыршы-нарат полосалары минем бабам (хатынымның әтисе) Таһир Әгъзамов тарафыннан утыртылганы һәм шактый еллар дәвамында тәрбияләп үстергәне билгеле. Алга таба Көек елгасы, Ак тау буенда, Әҗмәндә, Кичү башында, Тәлтүчтә, авыл каршындагы тауда һәм башка урыннарда шактый күләмдә полосалар утыртылды һәм тәрбияләп үстерелде. Полсаларны үстерүдә авылыбызның урманчылары Заһретдинов Шиһабетдин, Мөхәммәдиев Рәсүл аеруча зур хезмәт куйдылар. Авыл халкының, мәктәп укучыларының да бу полосаларны утыртуга, тәрбияләүгә хезмәтләре күп керде.

    2002.


    ^ Балтач сөт-май комбинатының башлангычы булган

    (1930-1938 елларда Балтач районының,

    1938-1958 елларда Чепья районыныкы)

    Түнтәр май заводы тарихы


    1. Кереш сүз

    Моннан берничә еллар элек Татарстан президенты Шәймиев Балтач районындагы объектларны карап йөргәндә аңа “Балтач сөт-май комбинатына да кереп чыгарбыз” дип әйтәләр. Монда керү маршрут планында каралган була. Бу сүзләрне ишеткәч Шәймиев:

    — Инде мине атна-ун көн сөт ризыгын авызына алмасын дип әйтүегездер, — дигән, имеш. Татарда “конфет фабрикасында эшләүчеләр бары тик шикәр белән генә, шикәр заводында эшләүчеләр конфет белән генә чәй эчә” дигән гыйбарә бар. Күрәсең, президентыбызның да кайсыдыр сөт-май комбинатына кергәннән соң, “авызыма сөт ризыгы капмам” дип гайрәте чигү моментлары булгандыр.

    Әмма Балтач сөт май комбинатының барлык цехлары белән дә танышып чыкканнан соң, президентыбыз мондагы тәртипкә, чисталыкка һәм пөхтәлеккә, производствоның тиешле тәртиптә оештырылуына сокланып куя. Дөрестән дә, Балтач сөт-май комбинатының эченә килеп кергәч тә, башка районнарның сөт эшкәртү комбинатларының ярты километрдан сиздерә торган “хуш исләрне” тоемламыйсың.

    Бүгенге көндә комбинат дистәләгән төрдәге югары сыйфатлы сөт продуктлары эшләп чыгара. Аның өстенә әле эшкәртелгән сөт рәвешендә турыдан туры шәһәргә җибәрүне оештыра. Бервакыт прицеплар таккан ике Камаз, (белмим, аның һәрбер цистернасы унармы тонна сыйдырадыр, билләһи) комбинатка сөт алырга килгәнне күреп, юл буенда торган бер өлкән абзый. “Карале, оялмасалар да оялмыйлар бит, инә күзеннән чыккан сөтне алу өчен нинди зур савытлар алып киләләр!” - дип үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

    Шулай, бүгенге Балтач сөт-май комбинаты бик куәтле оешма. Әмма кайчандыр, моннан 70 ел элек, районыбыз бары оешып кына килгән вакытта ул бәләкәй генә май заводы булган.


    2. Утыз беренче ел

    Һәрбер олы елганың иңешләре һәм чишмә башлары булган кебек, бу комбинатның да башлангычы бар. Май чишмәсенең бер башлангычы булып, Түнтәр авылындагы май заводы торган.

    Элеккеге май заводының Түнтәрдә хәзерге вакытта бернинди эзе дә калмаган. Хәтта казыгы да юк. Шулай булса да, кешеләр күңеленнән Түнтәр авылында 30 елга якын эшләгән бу оешманың хатирәләре юылмаган әле. Шактыйлары инде вафат булсалар да, 70 ел элек булган мәгълүматларны бөртекләп диярлек тупларга була.

    Казандагы архивлардан бәлки раслаучы документларны да табарга булыр, авылның өлкән кешесе Габделбәр Хөсәенов сөйләвенчә, Түнтәрдәге май заводы, Түнтәр районы төзелгәч тә, 1931 елда эшли башлаган булырга тиеш. 1930 елда, Түнтәрдә район оешмалары өчен биналар карап йөрүчеләр авылның нәкъ үзәгендә урнашкан данлыклы Ишми ишан каралтыларына игътибар итәләр. Бернинди дәүләт яки кешеләр алдында гаебе булмаса да, бары тик дин башлыгы һәм кадимче мулла буганы өчен, Ишми ишанны коммунистлар судсыз-нисез, 1919 елда ук атып үтерәләр. Авыл халкының үтенеп соравы буенча, авылның бу мәхәлләсендә мулла вазифаларын ишанның Бохарада укып, Уфадагы Диния Назәрәтендә указ алып кайткан улы Мөхәммәтнәкыйп башкарырга керешә. Әмма колхозлашу чорында указлы муллаларга да рәт калмый. Мөхәммәтнәкыйп хәзрәтне дә гаиләсе белән әтисе нигезеннән куып чыгаралар. Авыл халкы бу гаиләне үзенә сыендыра. Алай гына да түгел, районны оештыручылар Ишми ишан каралтыларын район оешмаларына карап йөрүнең икенче көнендә авыл ирләре бер төн эчендә ике катлы бинаның (беренче каты таштан, икенче каты агачтан салынган була) түбәсен махсус терәкләр белән күтәртеп, агачтан салынган өлешен сүтеп алалар да, су буендагы мәчет янына күчереп куялар. Кызганычка каршы, бу чордагы болганчык заманада Мөхәммәтнәкыйп хәзрәткә туган авылында озак яшәргә һәм авыл халкына хезмәт күрсәтергә насыйп булмый.

    1931 елда Ишми ишанның барлык каралтыларында да районның май заводы урнаша. Меңләгән шәкертләргә хезмәт күрсәткән, 50 квадрат метрлы хәзрәтнең шәхси китапханә бинасы да 30 ел буена май заводының сепаратор цехы булып хезмәт иткән.


    ^ 3. Беренче директор

    80 яшендәге Габделбәр Хөсәенов болай сөйли:

    — Май заводының иң беренче директоры булып Казаннан китерелгән ирле-хатынлы рус милләтеннән булган кешеләр эшләде. Мөгаен, аның хатыны мастер булгандыр. Малай чакта минем ул чорда май сыгарга еш керә идем. Ә үзем кечкенәдән балта-ышкы белән эшләргә ярата идем. Әти белән икәүләп, без май заводына нинди дә булса балта эшенә килә идек. Аннары, минем әтием гомере буена Ишми ишанның ышанычлы хезмәтчесе булды. Аның хуҗалыгының тәртибен дә яхшы белә иде. Казаннан, иң беренче итеп, кул белән әйләндерә торган зур сепаратор, зур бер түгәрәк өстәл алып килделәр. Ул түгәрәк өстәлдә кул белән әйләндереп май сыга торган җайланма бар. (Габделбәр бабай кәгазь-карандаш алып килеп, миңа аның сызымын да ясап күрсәтте. Өчпочмак рәвешендәге кырлы-кырлы агачтан ясалган җайланма дип күзалладым мин аны - Р.З.).

    Бабай сөйләвенчә, сөт өстен сепараторда аертканнан соң, кул белән басканнар, юганнар һәм әнә шул түгәрәк өстәлдәге җайланма ярдәмендә кысып чыгара торган булганнар. Әзер майны баштарак, махсус кисмәкләргә тутырып, Казанга алып китә торган булганнар. Иң беренче булып кулланылган май кисмәкләрен әтисе белән кыршаулаганнарын, ремонтлаганнарын бабай яхшы хәтерли. Кисмәкләргә май соңа таба да тутырыла. Бигрәк тә хуҗалыктан кул белән басылып җыелган май, яки туң май. Сталин чорындагы сөт налогларын кайбер шәхси хуҗалыклар майлата тапшыра торган булалар. Ак май тапшыра алмаучылардан хәтта эретелгән терлек мае — туң май да кабул ителгән һәм эшкәртелеп озатылган.

    Казаннан китерелгән урыслар май заводында бары тик бер ел чамасы гына эшләгәннәр. Икенче директор булып, Чутай кешесе Нәбиев (исеме билгесез) китертелгән. Нәбиев бу эштә берничә ел чамасы эшләгән.


    ^ 4. Тимеркәев Мәлик

    Аннан соң Казаннан Тимеркәев Мәлик дигән кеше директор итеп җибәрелә. Бу кеше үзе чыгышы белән Кузнечиха районыннан булган. Тимеркәев Түнтәр май заводының чын мәгънәсендә танылган директоры була. Ул бу эштә 20 елга якын эшли. (1935-1953 еллар дип фаразларга кирәк) Үз эшенең чын остасы була ул.

    Тимеркәев Мәлик гаиләсе белән зур булмаган бер йорта тора. Хатыны Хөсниҗамал апай безгә килеп йөри иде. Олы уллары Илгиз 1936 елда туган, педагогия институтын тәмамлагач, тормышын педагог эшчәнлегенә багышлады. Икенче улы Рифхәт 1940 елда туган. Өченчесе - Римма - 1942 елгы. Казан Дәүләт университетының мехмат факультетын тәмамлый һәм Новосибирск шәһәрендә төпләнә. Тормышын Академгородокта фәнни эшкә багышлый. Кече уллары Ринат 1946 елда туган. Мәлик абыйның бик ипле гаилә башлыгы булуы турында сөйлиләр.

    Тимеркәев идарә иткән чорда май заводы үз чорына карата шактый зур үсешкә ирешә. Май яза торган бойка алып кайтыла. Бойка цилиндр формасында булып, ике баштагы куласалары ярдәмендә берьюлы дүрт кеше тарафыннан әйләндерелә торган була. Кул сепараторын ике кеше әйләндерә. Гомумән, эшләрнең барысы да кул көченә көйләнгән. Эш тыгыз һәм авыр, иртәнге таңнан кичке караңгыга кадәр алып барыла. Әйтүләре буенча, бойкага берьюлы салынган каймактан ике ящик ярым — 50 килограмм тирәсе май языла. Әзер майны пергамент кәгазь салынган такта ящикларга тутыралар. Ящиклар ясау өчен әзер стандарт заготовкалар Казаннан кайтарыла. Авылда яшь малайлар ящикларны кадаклыйлар. Үзләренә күрә ул чорда акча эшлиләр. Май бер автомобильлек булгач, Казанга хәбәр салына һәм Казаннан килеп майны алып китәләр.


    ^ 5. Заводка автомобиль кайта

    Бары тик Бөек Ватан сугышы тәмамлангач кына Мәлик абый май заводына полуторка автомобиле алуга ирешә. Аннары алар әзер майны үз машиналары белән Казанга трестка илтеп тапшыралар. Автомобильне яңа вакытта кем алып кайтып эшләткән, анысын белә алмадым, әмма бу машинада шактый еллар буе Түнтәрдән Вафин Нурзада дигән кеше эшләде. Хәзерге вакытта ул мәрхүм инде. Бу вакытта колхозның да бердәнбер полуторка машинасы була. Алар бензин юктан интегә торган булалар. Колхозның рәисе һәм завхозы булып эшләгән Шәфигулла абзыйның директорга килеп: “Колхоз өчен бер генә чиләк бензин биреп торыгыз әле!” - дип ялынулары күп була. Элек алган әҗәтләрен дә түләмәгән булсалар да, Тимеркәев миһербанлы була, кеше үтенечен бервакытта да кире кагарга батырчылык итми. Күрәсең, ул чорда да май заводы колхозларга караганда икътисадый яктан бер башка өстен булгандыр.

    Мәлик абый кешеләргә дә, үз эшчеләренә дә, гомумән, авыл халкы өчен дә игътибарлы була. Минем әнием колхозда эшли һәм кичләрен кешеләргә күлмәкләр тегә иде. Ул авылның оста тегүчесе булды. 12 яшеннән алып, әнисеннән калган борыңгы “Зингер” машинасы белән тегү текте. Шулай булса да, Подольск маркалары чыга башлагач, яңа машинага кызыкты. Бервакыт авылыбызның сельпо председателе булып эшләүче Габделхәй Гозәеров әнигә болай ди:

    — Мин синең өчен Мари республикасындагы Пыяла Заводы кибетендә «Подольск» маркалы тегү машинасы ышандырып кайттым. Әмма аның бер шарты бар: акча түләгәннән соң да кибеткә 10 килограмм май сатып бирергә кирәк. Тимеркәев белән сөйләшеп кара әле.

    Тимеркәев әнинең гозерен тыңлаганнан соң, Сталин чорының катгый законнары булуга карамастан, (бу сугыш арты елларында), сөт тапшырып түләү шарты белән, әнигә май заводыннан көнендә 10 килограмм сары май биреп җибәрә. Әле хәтердә, (миңа ул вакытта 10-12 яшьләр булгандыр), без әнием белән икәү сары майны алып, ат белән Пыяла Заводыннан барып, тегү машинасы алып кайттык. Әнием дә май заводына бурычлы булып калмады. Тимеркәев Казаннан ике дистә чамасы дермантиннан тегелгән алъяпкычлар алып кайтты. Әнием шуларны сүтеп, билдән түбәнге өлешләрен берләштереп, май заводына япма тегеп бирде. Юлда йөргәндә әзер май продукциясе өстенә капларга файдаланылгандыр инде ул. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк. Сәвит чыгарган «Подольск» машинасы дермантинны тегә алмады, “Зингер”ны эшкә җигәргә туры килде.

    Тимеркәев эшләгән чордагы исән кешеләр белән әңгәмә корганда, аның турында бары тик уңай фикерләр генә әйттеләр, кешелекле һәм эшлекле булуына басым ясадылар.


    ^ 6. Завод алдынгылыкны бирми

    Тимеркәев эшләгән чорда май заводы эшләгән ак май күпчелек вакытта “Экстра” сорты белән китә. Кайвакытта гына беренче сортка кала. Андый вакытларда “Вай-вай, майны харап иткәннәр, суны күбрәк кушып җибәргәннәр бит,” - дип офтана торган була. Тимеркәев чорында лаборатория яхшы итеп җиһазлана. Биналар төзекләнә, яңалары салына һәм ремонтлана. Элеккеге Ишми ишанның капкасы булган урында яңа цех өчен бүлмә ачыла. Капка икенче урынга күчерелә. Территория тәртипкә салына. Менә ул эшләгәндәге май заводы территориясенең күренеше: капкадан кергәч тә сулъякта зур күләмле таштан эшләнгән тирән боз склады. Ат белән кыш дәвамында бу складка елгадан боз ташып тутырыла торган була. Янәшәдә чаттагы зур бүлмә шулай ук тирән боз базы булган, әзер продукция склады. Аннан соң лаборатория. Анда сөтнең, майның, гомумән барлык төр продукциягә анализ алына һәм ясала. Лаборант булып май заводының 30 еллык гомерендә шактый кешеләр эшли. Иң озак, тәҗрибәле, нәтиҗәле һәм үтә дә намус белән эшләгән лаборант дип Гайнетдинова Сәйдә һәм Хәбибуллина Фатыйма апаларны искә алалар. Бу апалар күптән инде җир куенында, әмма алар турында бары тик җылы сүзләр генә әйтергә мөмкин.


    ^ 7. Майлылык күпме булырга тиеш?

    Сугышка хәтле дә, сугыштан соң да әле тапшырыла торган сөтнең базис майлылыгы 3,9% була. Авыл халкы тапшырган фермалардан, башка авыллардан килгән сөтләрнең барысының да майлылыклары тикшерелеп барыла. Әгәр кеше көн саен сөт китерә икән, сөт җыючы көн саен синең сөтеңнән пробаны алып кала һәм 3 көннәнме яки 5 көннәнме, аның майлылыгын тикшереп бара. Кечкенә шешәләргә сөт тапшыручы һәркемнең исем фамилиясе язылган. Бер тапкыр тапшырылган сөтең дә анализга кермичә калмый. Белгәнемчә, пробага алынган сөт әчемәсен өчен, һәркөн алынган пробаларны бергә кушып баралар иде, ниндидер порошок куша торган булганнар. Иң әһәмиятлесе шул; тапшырылган сөтләрнең майлылыгы 3,9-3,8% тан әлләни кимеми торган була. Хәтта кайбер сыерлар сөтенең майлылыгы 4,0% ка да җиткән очраклар була. Сарык, кәҗә сөтләренең майлылыгын әйткән дә юк: андый сөтләрнең майлылыгы 4,1-4,2% тан кимеми. Кем белә, бәлки ул чорда сыерлар холмогор нәселеннән булгангамыдыр, гомумән, ул чор сыерларының сөт бирүчәнлекләре артык мул булмагангамы, майлылык югары булган. Ул чорларда сыер авызына бөртекле фураж да кермәгән диярлек. Нигездә, төп терлек азыгы булып, печән саналган.

    1950 елларда май заводында кабул ителә торган сөтнең базис майлылыгы 3,8% ка, тагын берничә елдан 3,7% ка төшерелә. Хәзерге вакытта кабул ителә торган сөтнең базис майлылыгы дип 3,6% алына. Кибетләргә хәзерге вакытта сатуга чыгарыла торган пакетлы “куе сөт” дип аталган сөтнең майлылыгы 3,2% дип язылган. Ә гадәти сөтнең майлылыгын, төгәл белмим, 2,5-2,7% тирәсе дип әйтәләр. Түгәрәкләп әйтсәк, 2% тан югарырак була инде. Бу югарыда китерелгән саннар мин яки кемдер башка берәү уйлап чыгарган яки үзгәрткән санар түгел, ә махсус карарлар белән кабул ителгән дәүләт стандартлары.

    Кем белә, Сәйдә апа, Фатыйма апалар лаборант булып эшләгәндә дә зарланучылар булган булырга мөмкин, әмма аларның чиста намус белән эшләүләре хакында искә алалар.


    ^ 8. Авыллар белән эшләү

    Тимеркәев эшләгән чорда май заводы карамагында булган Сәрдектәге, Чепьядагы, Смәел авылларындагы сепаратор пунктлары ачыла. Сәрдек сепаратор пунктына Куныр, Шода, Пыжмара һәм шул тирәдәге башка авыллардан сөт китерәләр. Смәел пункты Нөнәгәр, Чутай, Ор, Шеңшегәр тирәсендәге авыллларга хезмәт күрсәтә. Чепья тирәсендәге кечкенә авыллардан сөтне Чепьяга китерәләр. Бу 3 сепаратор пунктыннан сөт өсте атлар ярдәмендә Түнтәр май заводына китерелә. Арбор, Субаш, Көшкәтбаш, Урта Көшкәт зоналарына кергән авыллардан сөт турыдан туры Түнтәр май заводының үзендә кабул ителә.

    Сөт һәм каймакны авыллардан китертү турыдан туры колхозлар җилкәсендә була. Колхоз сөтләре аерым, шәхси хуҗалык сөтләре аерым җыела. Хәзерге чордан аермалы буларак, җыелган сөтнең күпчелек өлеше колхозныкы түгел, ә шәхси хуҗалыкларныкы була.

    Сепаратор пунктларыннан тыш, һәрбер авылга диярлек, берәр зур сепаратор кайтартыла. Бу сепараторлар гомуми кулланылышта булып, авылның аерым бер кешесенә тапшырыла һәм авыл хатыннары кич белән шул сепаратор йортына килеп, үз сөтләрен шәхси ихтыяҗлар өчен үзләре аертып китә торган булалар. Сепаратор биналарында чират өзелми: кичке сыер сауганнан алып, керосин лампасы яктысында төн урталарына кадәр бара.


    ^ 9. Фирдәвес апа истәлекләре

    Түнтәр авылыкызы Зарипова Фирдәвес (кияүгә чыкканнан соң Гозәерова) май заводына 16 яшеннән сөт җыючы булып эшкә керә. 2 елдан сугыш башлана. 1941-42 елның кышында колхозларга һәм оешмаларга окоп казу өчен кешеләр сорап план-задание килә. 18 яшьлек Фирдәвес, май заводы хезмәткәре буларак окоп казу эшендә катнаша. Мәскәүгә немец гаскәрләре якынлаша. Мәскәү-Ленинград кебек шәһәрләрдән оборона заводлары Казанга күчерелә. Мәскәү бирелгән очракта, Казанны саклап калу өчен Казан тирәсендә танкларга каршы өчәр метр текәлектә, бишәр метр киңлектә траншеялар казу эше башлана. Фирдәвес өлкән яшьтәге әтисе белән кырык градус салкында ике айга якын әнә шул коточкыч авыр хезмәттә катнаша. Картлар ломнар-балталар белән каткан балчыкны каералар, яшь кызлар исә аларны күтәреп ат-чаналарга төяп ташыйлар. Безнең район кешеләре траншеянең Чувашия зонасында эшлиләр.

    Фирдәвеснең исәп-хисапка үткен икәнлеген күреп, Тимеркәев аны хисапчы-кассир итеп күчерә. Бер үк вакытта ул сепаратор пунктлары буенча инспектор һәм Казан белән Түнтәр арасында экспедитор вазифаларын да башкара.

    Сугыш елларында мондый вакыйга була. Фирдәвес апа (хәзерге вакытта ул Түнтәрдә яши) менә нәрсәләр сөйләде:

    — Тимеркәев мине, требование язып, Казанга май заводы өчен кирәкле материалларга җибәрде: кислоталар, лаборатория өчен кирәкле җиһазлар, ящик заготовкалары һәм башкалар. Үзебезнең транспорт булмаганлыктан, мин транспортны да “Маслопром” трестыннан сорарга тиеш идем. Бер көн Казанда булдым, ике көн, өч көн. Миңа һаман “Юк әле, сабыр ит!” дип җавап бирәләр. Алып килгән ашауларым да, акчам да бетте. Иртән треска киләм дә, кичкә Дербышкига туган тиешле кешеләргә кайтып йоклыйм. Беркөнне поезд вагонына кергәндә, анда капчыклар белән авылларга әйбер ташучылар да күп иде, мин анышмыйча да калдым, минем борынымнан кан ага башлады. Тиз генә борынымны кулым белән тоттым. Мин аңымны җуйганмын, мине ниндидер санчастька алып кергәннәр. Бер бандит минем маңгаемнан башлап, ике каш арасыннан һәм буе белән борынымны лезвие белән кисеп төшергән. (Мин Фирдәвес апаның йөзенә игътибар иттем, яра эзләре бүгенге көнгә кадәр сакланган- Р.З.). — Санчастьтта минем бөтен башымны бәйләгәннәр, аңыма китергәннәр. Әле ярый яра бик тирәнгә китмәгән һәм миңа вакытында ярдәм иткәннәр. Икенче көнне мин аякка бастым һәм янәдән трестка киттем. Трест җитәкчесе бер яһүдә ханым иде. Мине бәйләнгән хәлемдә күреп, хәлемне сорашты, шул көнне бер машина ящигы тутырып, минем требованиедә соратылган әйберләрне төятеп, авылга кайтарып җибәрде. Теге бандитны да тотканнар. Мине кабат берничә мәртәбә Казанга чакырдылар. Мин аны гафу да иткән идем. Әмма тикшерүчеләр: “Бу инде аның өченче очрагы,”- дип, аны күпмедер срокка ирегеннән мәхрүм иттеләр.


    10. Истәлекләр, истәлекләр...

    Сугыш елларында башта инспектор аннары бухгалтер ярдәмчесе булып эшләгән Вәлиева (кияүгә чыкканнан соң Хадиянова) Гадилә апа түбәндәгеләрне сөйләде:

    — Май заводы хезмәткәре буларак мин дә сугыш елында окоп казу эшенә җибәрелдем. Эш бик авыр булды Чуаш Каргалысы дигән авылда туң балчык казыдык. Безнең авылдан минем белән бертуган Фагыйлә апаем, минем күршеләрем Мифтахова Бибинур һәм Фәризәләр, Юсупова Нәфисә апа, Хәкимов Габделхакның әнисе Фәридә апа һәм башка бик күпләр эшләде. Бүгенге көндә күбесе вафатлар инде. Окоптан кайткач та май заводында эшемне дәвам иттем. Мин эшләгән чорда май заводында Мәскәүдән эвакуация белән килгән 2 хатын эшләделәр. Аларның ирләре фронттта хәрби очучылар икәнен беләм. Сугыш вакытында Тимеркәевне дә сугышка алдылар. Әмма ул ничектер озак тормады. Яраланып кайтты булса кирәк. Ул югында май заводы директоры булып Иске Чепья авылыннан Ильин фамилияле (исемен хәтерләми) кеше эшләде. Мин ярдәмче бухгалтер булып эшләгәндә баш бухгалтер Петров Никита Петрович иде, кассир булып Пыжмарадан Зәйнәп эшләде. Ул чорның мастерлары: башта Кырлай егете озын Гариф, аннары Смәелдән килгән кечкенә Гариф эшләделәр.


    ^ 11. Заводның конторасы да бар иде

    Май заводы оешкан көнәреннән алып, егерме ел буена диярлек, аның контора бинасы аерым хуҗалыклар йортына урнаша. Шакый еллар буена контора булып, Фәхретдинова Миһикамал йорты тора. Аны авылда Маһи әби дип йөрттеләр. Маһи әби үзе ике кызы белән чолан тактасы артында яшәп көн күрәләр. Олы як контор бинасы хезмәтен үти. Анда өч өстәл була: директорныкы, бухгалтер, ярдәмче бухгалтер һәм хисапчы-кассир өстәле. Маһи әби үзе җыештыручы штатында санала. Йортка аренда хисабына дип, утын белән тәэмин итәләр. Берничә еллар Маһи әби йортына каршы Фәйзрахман абзый йорты да контора хезмәтен үти. Бары тик сугыштан соң Тимеркәев тырышлыгы белән май заводының хуҗалык биналары янында, урамның икенче ягында, хәзерге Гыйматдинов Тәлгатьләр йорты урынында контора бинасы төзелә. Бу бина әле чагыштырмача яңа бина булганга, 1960 елларда, Балтач май заводында янгын чыгып янганнан соң, хәзерге май заводының беренче бинасы буларак, шунда күчереп салына. Бу вакытта Балтач май заводы һәм Түнтәр май заводлары берләштерелә һәм районда бер Балтач май заводы гына кала. Түнтәрдән күчереп салынган агач бина Балтачта да шактый еллар буена контора хезмәтен үтәгәнне хәтерләүчеләр бардыр әле.

    Түнтәр май заводында бухгалтер һәм хисапчы-кассир булып түбәндәге иптәшләрнең эшләгәнлекләре билгеле. Исемлек тулы түгел.

    Вәлиуллина Мәүлизә — сугышка кадәр елларда бухгалтер

    Петров Никита (Пор-Көтәш авылыннан) — сугышка кадәр һәм сугыш елларында һәм аннан соң да бухгалтер булып эшли.

    Шәрәфетдинов Гарәфи — сугыштан соңгы елларда бухгалтер булып эшли.

    Гозәерова Фирдәвес — хисапчы-кассир.

    Шәфигуллина Гәүһәр — хисапчы-кассир.

    Вәлиева Фагыйлә — хисапчы-кассир.

    Хәлиуллина Сәйдәбану — хисапчы-кассир.

    Хадиянова Гадилә — инспектор, ярдәмче бухгалтер.

    Пыжмарадан Зәйнәп — кассир.


    ^ 12. Боларны Галимулла бабай сөйләде

    Май заводында ат белән эшләүчеләрдән Кәримов Камал һәм Муллагалиев Галимуллаларның эшләгәннәре билгеле. Түнтәрдә яшәүче 80 яшьлек Муллагалиев Галимулла түбәндәгеләрне сөйләде:

    — Мин май заводына, сугышта дошманны җиңеп кайткач эшкә кердем. Колхоз хезмәт көненә бер нәрсә дә түләми. Тормышлар авыр. Май заводында исә зур булмаса да, акчалата хезмәт хакы бирәләр. Мине Тимеркәев эшкә алды. Казанга ат алып кайтырга җибәрде. Бик зур немец атлары токымыннан иде ул. Тресттан атны документлаштырып алдым. Бер көн дәвамында Арчага кайттым. Атның ашарына юк. Шуңа күрә юлның күпчелек өлешен атны җитәкләп, юл буендагы үләннәрне ашатып кайтырга туры килде. Кичкә Арчага килеп җиттем. “Дом крестьян”га урнаштым. Атка да, үземә дә ашарга юк. Кибетләрдә дә бернәрсә дә юк. Юклык заманасы бит. “Дом крестьян”ның хуҗасы белән сөйләшкәч, ул миңа Арчада бер адрес бирде. “Ул район җитәкчесе, ярдәм итми калмас,”- диде. Исем фамилиясен хәтерләмим, мин шул җитәкчегә бардым. Рәхмәт төшсен үзенә. Атка дип 2 килограмм он, үземә бер буханка ипи алырга язу бирде. Саламны бер кочак итеп басудан алып кайтырга кушты. Ул кичне үзем дә тук булдым, атны да тукландырдым. Икенче көнне кич кенә Түнтәргә кайтып җиттем.

    Галимулла абый май заводында ат белән берничә ел дәвамында эшли. Эш җиңел булмый. Кыш буе елгадан боз чабып, аны ташырга кирәк. Бочка белән көндәлек су ташырга кирәк. Ул вакытта май заводының үз коесы булмый әле. Тимеркәев аны соңарак май заводы ишек алдында казыта. Ул да бик тирән булып чыга. 15 метрга якын тирәнлектә була ул. Ә май заводы эшчәнлеге өчен су бик күп кирәк. Май заводының икенче почмагында тирән итеп казылган юынтык сулар чокыры була. Шактый зур булса да, ул тиз тула. Чокырдагы суны агач сап куелган махсус чиләк белән тутырып аласы һәм бочкага тутырып ат белән авыл читенә илтеп түгәсе. Бу авыр хезмәт май заводының ат белән эшләүчесенә генә түгел, Түнтәрнең яшүсмер малай-егетләренә дә җитә. Ике көн дәвамында шакшы су түгүнең хезмәт хакы, малайларга күлмәк яки чалбар сатып алырлык була. Авыл малайлары өчен ул да берникадәр экономик ярдәм. Гомумән, май заводының Түнтәр авылында булуы ул авыл халкын берникадәр эш белән тәэмин итүдә билгеле бер роль уйный.


    ^ 13. Зәйтүнә апа истәлекләре

    Галимулла абый ат белән әзер продукцияне Шәмәрдәнгә чыгарып, контейнерда Казанга озатуны да оештыра. Продукция күп булганлыктан берьюлы ике ат белән китәләр. Бу чор турында май заводында гади эшче булып эшләгән Фәйзерахманова (кияүгә чыкканнан соң Шәймөхәммәтова) Зәйтүнә апа түбәндәгеләрне искә алды:

    — Мин яшьтән ятим калдым. 10 яшемнән колхозда, 18 яшемнән май заводында төрле эшләрдә эшләдем. Нинди эш кушсалар шуны башкардым. Май ящикләре һәм бочкалары төяп Шәмәрдәнгә йөргән чаклар аеруча хәтердән чыкмый. Галимулла абый белән ярты төннән юлга чыгып китә идек. Аның аты зур һәм көчле немец аты иде. Минеке кечкенә ябык колхоз аты. Минем ат гел артка калып бара иде. Туктап-туктап ул мине төнге юлда көтеп тора иде. Мин эшләгән чорда гади эшче булып Арбордан Гайрифә, Көшкәтбаштан Мәхүпҗамал, Түнтәрдән Бибигөл апа, Әүхатшина Бәдәр, Рәйсә эшләделәр. Мастер Фатыйма апа иде. Лаборант булып Биектаудан килгән Хаҗәр эшләде. Вафин Нурзада абыйга кадәр шофер булып Носла авылыннан килгән Кузьмина Аннаның абыйсы Илья эшләде. Ат белән су ташу, урман кисү һәм аны ташу, турау, яру - авыр хезмәт иделәр.

    Менә Түнтәр һәм күрше авыл кешеләренең май заводында гади эшче булып хезмәт итүчеләрнең исемлеге. Бу исемлек тулы түгел: Түнтәрдән Газыймов Хашимнарның бер апалары, Бибигөл апа, Шәймөхәммәтова (Фәйзерахманова) Зәйтүнә, Галимҗанова (Нәбиева) Флүдә, Гарипова Бибинур, Галиева Мәрьям, Тамаш Рәйсәсе, Фәезова (Әхмәдуллина) Гөлчирә (хәзерге вакытта Смәел авылында яши), Түнтәрдән Мөхәммәдиева Гайрифә, Галиева Гасимә, Көшкәтбаштан Марзия, Янгулдан Фатыйха, Субаштан, Арбордан һәм башка авыллардан килеп эшлиләр. Пыжмарадан Зәйнәп Сәрдек сепаратор пунктында, Арбордан Нәгыймә Чепья сепаратор пунтында озак еллар буена нәтиҗәле эшлиләр.


    ^ 14. Бар эш тә кул көченә нигезләнгән

    Түнтәр май заводында утын хәзерләү, ат өчен печән хәзерләү зур хезмәт сорый. Колхозлар транспорт бирмәгәндә, сепаратор пунктларыннан каймакны алып кайту да май заводы эшчеләре өстенә төшә. Бигрәк тә язгы су вакытларында сөт һәм каймак ташулар авыр хезмәткә әйләнә. Күтәртелгән юллар юк. Басу юлларына елга-ерганаклардан су төшә, ат белән йөреп булмый. Бу чорда колхозлардан наряд белән бригада алып, хатын-кызлар чиләк-көянтәләр белән, кыр казлары щикелле тезелешеп, басу юллары буйлап Түнтәр юлын таптыйлар. Юл бата, аяктагы чабата-оеклар пычтыр су. Каймакның бер кашыгын да чайпалдырып түгәргә ярамый.

    Май заводы цехларында да бөтен эш тә кул хезмәтенә көйләнгән. Зур ванналарда су кайнап тора. Икешәр чиләкле ушатларга каймакны тутырасы һәм кайнар суга куясы. Каймаклар бары тик су ваннасы ярдәмендә озаклап кайнатылып кына бойкага салына. Суыту ваннасында исә суга боз кисәкләре ташыйсы. Чепья больницасыннан килә торган махсус санитария врачы чисталыкны, санитария таләпләре үтәлешен даими тикшереп тора. Ул вакытта бары тик зур күләмле ванналар гына алюминийдан эшләнгән була. Сөт бидоннары, каймак тутыру ушатлары барысы да тимердән. Әмма алар аккургаш белән лудить ителгән. Бер-ике елдан аккургаш әкренләп ашала һәм кабат аны яңартып, лудить итәргә кирәк була. Бу эшне башкаручылар якын тирәдә юк. Казаннан трест җитәкчеләре лудить итүчеләр бригадасын җибәрә. Алар гадәттә кырым татарлары, әрмәннәр, әзербәйҗаннар яки чегәннәр бригадасы була. Бер атна дәвамында бу бригада елга буенда бөтен төр савыт-сабаларны лудить итү белән шөгыльләнә. Авыл малайлары исә лудить итүчеләрнең эш тәртибе белән танышып йөри.


    ^ 15. Мастер — җаваплы вазифа

    Май заводы эшчәнлегендә мастер вазифасы аеруча игътибар үзәгендә була. Дөрес, мастер монда тикшерү, анализлау, производство белән идарә итү белән генә шөгыльләнми, күпчелек вакытта сепаратор яки бойка куласаларын да әйләндерүгә алына. Күреп тора, эш беркемгә дә җиңелдән түгел. Эшләп чыгарылган бөтен төр продукциянең сыйфаты һәм саны өчен директор алдында җавап тотасы.

    Түнтәр май заводында мастер вазифасын түбәндәге иптәшләр башкарганын санап чыктылар. Билгеле, бу исемлек тулы түгел: Муллагалиева (Хәбибуллина) Фатыйма, Кырлай авылыннан килгән Гариф (фамилиясен хәтерләүче булмады), Смәелдән Нәбиев Гариф һәм тагын Казаннан килеп эшләгән берничә кеше.

    Балтачта озак еллар сәүдә системасында эшләп пенсиягә чыккан Ипонов Серафимны күпләр белә торгандыр. Ул тимер кибетендә озак еллар эшләде. Кибеткә кергәнбер кешене якты чырай белән каршы алды. Түнтәр кешеләрен Серафим ага аеруча якты йөз белән генә каршы алып калмады, өстәл астына яки складның берәр почмагына яшереп калдырылган берәр дефицит товарыннан да өлеш чыгара иде. Моның хикмәте бар. Ипонов Серафим хезмәт юлын Түнтәр май заводында мастер булып эшләүдән башлады. Түнтәр май заводы Балтачныкы белән берләшкәннән соң гына анда күчеп китте.

    Чепьядан почта атына гаиләсе белән төялеп, ул Түнтәргә килә, кечкенә генә квартирага урнаша һәм бик тырышып май заводында эшли. Май заводында каравылчы һәм эшче булып эшләүче Галиева Гасимә апа һәм Фагыйлә апалар аны үз канатлары астына сыендыралар. Балаларын тәрбияләп үстерергә дә булышалар. Гасимә апа Серафим абыйлар Балтачка күчеп эшли башлаганнан соң да аларның балаларын үстерешергә ярдәм итте.


    ^ 16. Ассортимент турында кайгырту

    Тимеркәев директор булып эшләгәндә Түнтәр май заводының эшләп чыгара торган продукция ассортименты да киңәя. Сыр ясау, сарык сөтеннән брынза ясау үзләштерелә. Творог ясалып, кисмәкләргә тутырылып озатыла. Сөтне киптереп сөт порошогы да, сөт келәе - желатин ясау да җайга салына.

    Бәйрәмнәрдә халыкка сату өчен татлы су — морс, крахмал нигезендә ясаган конфетлар эшләп чыгару белән дә шөгыльләнеп алалар. Менә авыл тормышыннан бер мисал. Гадәттә, элекке чорларда сайлаулар авыл кешеләре өчен бер бәйрәмгә әверелә. Сайлау көнне буфетта халык өчен дефицит булган товарлар да сатыла. Бибиҗамал әби сайлаудан кайтып, күршесен кунакка чакыра:

    — Зәкия! Мин сайлап кайттым инде. Анда Тимеркәй буматка конфет саттыра. Конфет белән чәй эчәргә кер! — үзе самоварын куеп җибәрә. Самовар кайнап, чәй эчәргә утыралар хатыннар. Бибиҗамал кесәсеннән кәгазьгә төрелгән ярты кило конфетны алыйм дисәме,... конфеттан җилләр искән. Крахмалдан бозлы сөт беләнме катырып ясалган конфет кесәдә килеш эрегән дә беткән.


    ^ 17. Беренче механизация

    Илленче елларда Тимеркәев май заводында авыр эшләрне механикалаштыру эшенә тотына. Автомобиль сатып алынганнан соң, иске “Коммунар” комбайнының двигателе базасында, аңа генератор ялгап заводның үзе өчен генә бәләкәй электр станциясе төзетә. Электр двигательләре кайтарта. Каеш приводлар ярдәмендә кул белән әйләндерелә торган сепаратор һәм бойка электр белән әйләндерүгә көйләнә. Мондый эш җиңелдән булмаса да, май заводы тарихында эшне механикалаштыру буенча бу бик әһәмиятле вакыйга була. Цехларга берәр яктырту лампочкалары да куела. Бу вакытта авылда, клубта кино күрсәтүче движоктан башка, электр җайланмалары булмый әле. Май заводының бу кечкенә электр станциясендә моторист булып Вафина Мәймүнә эшли. Ул үзенең истәлекләрендә түбәндәгеләрне искә алды:

    — Мин яшь чагымнан ук Лаешта шоферлыкка укып кайтып, башта Кариле МТС ында, аннары Дмитров МТС ында шофер һәм комбайнчы булып эшләдем. Ирем Нурзада май заводында шофер булып эшләгәндә аны да алмаштарырга туры килде. Май заводына движок урнаштырганнан соң мине анда моторист итеп эшкә алдылар. Ат белән эшләүче Камал бабайның: “Анда син тик утырасың бит! Әйдә монда ишек алдында эшләргә чык!”- дип чакырганы хәтергә кереп калган. Эшләү ул вакытларда беркемгә дә, беркайда да җиңел булмады

    Егерме елга якын май заводына хезмәт куйганнан соң, Тимеркәев Мәлик Түнтәрдән китә. Үзе теләп китәме ул, әллә берәр гаеп табып, мәҗбүри эштән чыгаралармы, анысын тәгаен генә белүче юк. Әмма пенсиягә чыгып китү булмый әле бу. Балалары мәктәптә укыган, авылны алар үз иткән, авыл халкы Тимеркәевләрне үз иткән чор була бу. Тимеркәев туган яклары Кузнечиха якларына кайтып урнаша.


    ^ 18. Тимеркәев киткәннән соң

    Тимеркәев киткәннән соң май заводының эшләре алга бармый. Аның урынына Түнтәр кешесе Сафиуллин Таһирны директор итеп куялар. Ул бер ел чамасы эшли.

    — Минем бернинди тәҗрибәм дә юк иде. Эшне оештыру бик кыенга туры килде. Утын хәзерләү, май һәм каймак ташырга транспорт мәсьәләсе бик кыен булды, — дип искә ала Таһир абый.

    Сафиуллин Таһирны Казаннан китерелгән Кубарев (бәлки Губарев булгандыр) дигән кеше алмаштыра. Ул да бер елга якын гына эшли. Продукциянең сыйфаты кими. Тимеркәев чорында майның күпчелек өлеше “Экстра” белән киткән була. Кабул ителә торган сөтләр дә түбән майлылык белән кабул ителә.

    Чепья районының райком секретаре Вәлиуллин райком инструкторы булып эшләгән Мәрдәнов Әбелкәрәмне җибәрә. Ул ике айлык курсларда укып кайта. Аның да мондый эштә тәҗрибәсе булмый

    — Мин мәҗбүри генә эшләдем, — дип искә ала Әбелкарәм ага, — заводта эш шартлары авыр, хезмәт дисциплинасы түбән иде. Мин аны җайга сала алмадым. Гаиләм Чепьяда, үзем Түнтәрдә Түбән оч Нәби абзыйларда квартирада торып эшләдем. Беркөнне квартир хуҗасы Зәйнәп әби чәй янына май китереп куйды. “Читенсенеп ашама, улым, үз маең төсле итеп Аша,”- ди бу миңа. Баксаң, миңа әйтмичә-нитмичә мастер Гариф минем квартирага ак май төшергән икән.

    Мәрдәнов Әбелкарәм әйтүенчә, сепаратор пунктларыннан китерелгән каймакны санамаганда, ул эшләгән чорда (1955-1956 елларда) Түнтәр май заводында бер елда 12000ц чамасы сөт эшкәртелгән. Уртача бер көнгә 33ц туры килә. Сөт мул булган җәй көннәрендә ул 45-50центнерга җиткән. Барлык эшләр диярлек кул көченә көйләнгән чорда бу сан кечкенә түгел.

    Мәрдәнов Әбелкәрам май заводы директоры булып бер елга якын гына эшли.


    ^ 19. Кыенлыклар туып тора

    Май заводында дисциплина булмау, сөт тапшыручыларда төрле ризасызлыклар да китереп чыгара. Бу чорда колхозларның сөт тапшыру күләме дә арта төшә. “Татарстанның 30 еллыгы” исемәндәге колхоз (Арбор авылы) Габдулла абыйның дәгъвасы гына да ни тора. Май бит ул шундый нәрсә, бал шикелле, май дисәң бер кими, кашык тыксаң өч кими. Габдулла абыйның кыяфәтең күрсәң, шундук каушап каласың, авызыннан көр авазлы берәр сүзен ишетсәң, җиргә үк сеңеп бетүең бар. Габдулла абый сүзләрендә хаклык та бар. Майлылык 0,1% ка кимесә, колхозның 74 сыердан 2 сыеры, ул сыерларны ашаткан азыгы, 2 сыерга терлекчеләр куйган хезмәт юкка чыкты дигән сүз. Ул чорда сөтнең температурасы, әчелеге һәм башка характеристикалары да исәпкә алынганмы әллә? Бу сорауга җавап билгесез. Әмма ул чорда төп дәгъва әнә шул майлылык хакында бара. Контроль майлылыкны тикшерүне үткәрәләр. Ул гына бервакытта да проблеманы чишә алмый. Проба алучы лаборант пыяла көпшәсен селтәп килгәндә, көпшә очы ваннадагы суга орынып киткәнен син бөтенләй абайламый каласың. Яки кислота тамызганда Бер генә тамчысы “үт-үт-үк” була икән, сөтнең күпмедер майлылыгын “яндырып” аласыңны көт тә тор! “Элекке заман”нарда контроль тикшерүләр турында әнә шулай сөйләшәләр. Ул чорда да эш беркемгә дә җиңел бирелми.

    Мәрдәновтан соң Түнтәр май заводы директоры булып шулай ук бер ел чамасы диярлек Арбор авылыннан Зәкиев Мәгъсүм, аннары Пыжмара авылыннан килеп Мостафин Гали эшли. Әмма аларның берсе дә май заводының Тимеркәев Мәлик эшләгән чордагы данын кире кайтара алмыйлар.

    Чепья районы Балтач районына кушылганнан соң һәм Балтач май заводының хәзерге мәчет урынындагы бинасы төнлә ут чыгып янганнан соң Түнтәр май заводы Балтач май заводы белән берләштерәлә һәм Балтач сөт-май комбинатының хәзерге урнашкан урынында беренче казык кагыла. Түнтәрдәге май заводының агачтан төзелгән контора бинасы монда китереп салына. Алюминийдан эшләнгән зур күләмле сөт-каймак ванналары һәм башка җайланмалар алып кителә. Түнтәр май заводы базасында берничә ел дәвамында сепаратор пункты эшли. Аннары ул да ябыла. Колхоз сөтләрен һәм хуҗалыктан җыйналган сөтләрне Чепья яки Балтач пунктларына илтәләр. Берара сөтләрне бидоннарга тутырып, кыш көне трактор чаналарына төяп Шәмәрдәнгә чыгарып, вагоннар ярдәмендә Казанга озату да оештырыла. Әмма бу авыр хезмәт әллә ни озакка бармый.

    Шулай итеп, Балтач сөт-май комбинатының Түнтәр май заводы исеме белән бәйләнгән башлангыч 30 еллык беренче периоды тәмамлана һәм икенче — югары һәм куәтле технологиягә ия булган периоды башлана.


    ^ Түнтәр май заводында эшләгән эшче-хезмәткәрләр исемлеге

    (Исемлек документлардан түгел, кешеләр хәтере буенча төзелде, шуңа күрә исемлек тулы түгел. Даталарда да хаталар булырга мөмкин)

    Фамилиясе һәм исеме (Кайсы авылдан)

    Нинди вазифа башкарган

    Ничәнче елларда

    Беренче директор Казан шәһәреннән

    директор

    1931-1932

    Беренче директорның хатыны Казан шәһәреннән

    мастер

    1931-1932

    Нәбиеев Чутай авылыннан

    директор

    1932-1936

    Тимеркәев Мәлик Кузнечиха районыннан

    директор

    1936-1953

    Ильин Иске Чепья авылыннан

    директор

    1943

    Шәфигуллина Гәүһәр __________ авылыннан

    хисапчы-кассир

    1942-1945

    ___________ Фатыйха Янгул авылыннан

    эшче

    1942-1945

    __________Илья Носла авылыннан

    шофер

    1946-1947

    Сафиуллин Таһир Түнтәр авылында яши

    директор

    1953-1954

    Кубарев (Губарев) Казаннан

    директор

    1954-1955

    Мәрдәнов Әбелкарәм Чепья авылында яши

    директор

    1955-1956

    Зәкиев Мәгъсүм Арбор авылыннан

    директор

    1956-1957

    Мостафин Гали Пыжмара авылыннан

    директор

    1957-1958

    Гайнетдинова Сәйдә Түнтәр авылыннын

    лаборант

    1935-1950

    Хәбибуллина Фатыйма Түнтәр авылыннан

    лаборант,

    1935-1956

    Шәрәфетдинов Гарәфи Түнтәр авылыннан

    бухгалтер

    1946-1947

    Вафин Нурзада Түнтәр авылыннан

    шофер

    1947-1950

    Вафина Мәймүнә Түнтәрдә яши

    шофер, моторист

    1947-1953

    Гарипова Бибинур Түнтәр авылыннан

    каравылчы

    1940-1945

    Фәезова Гөлчирә Смәел авылында яши

    лаборант

    1938-1942

    Вәлиуллина Мәүлизә Түнтәр авылыннан

    хисачы-кассир

    1940-1945

    Фәхретдинова Маһикамал Түнтәр авылыннан

    җыештыручы

    1931-1945

    Шәймөхәммәтова Зәйтүнә Түнтәрдә яши

    эшче

    1946-1950

    Хәлиуллина Сәйдәбану Түнтәр авылыннан

    хисапчы-кассир

    1950-1953

    Муллагалиев Галимулла Түнтәрдә яши

    ат белән эшләүче

    1946-1948

    Кәримов Камал Түнтәр авылыннан

    ат белән эшләүче

    1948-1950

    Вәлиева Фагыйлә Түнтәр авылыннан

    бухгалтер

    1952-1955

    Хафизова Рәйсә Малмыжда яши

    эшче

    1940-1950

    Хадиянова Гадилә Түнтәрдә яши

    инспектор,бухгалтер

    1942-1944

    _________ Гариф Кырлай авылыннан

    мастер

    1943-1945

    Нәбиев Гариф Смәел авылыннан

     

    1948-1952

    Галиева Гасимә Түнтәр авылыннан

    эшче, каравылчы

    1940-1958

    Мөхәммәдиева Гайрифә Түнтәр авылыннан

    сөт җыючы, лаборант

    1945-1955

    Галиева Мәръям Түнтәрдә яши

    эшче, каравылчы

    1950-1956

    Ипонов Серафим Балтачта яши

    мастер

    1955-1958

    Мөхәммәтшина Нәгыймә Арбор авылыннан

    мастер, пункт мөдире

    1940-1958

    Петров Никита Көтәш авылыннан

    бухгалтер

    1940-1945

    __________ Хаҗәр Биектау районыннан

    лаборант

    1940-1945

    Әүхатшина Бәдәр Түнтәр авылыннан

    эшче

    1945-1948

    Хәмидуллина Бибигөл Түнтәр авылыннан

    эшче

    1944-1945

    Бәдертдинова Марзия Көшкәтбашта яши

    эшче

    1950-1956

    ___________ Мәхүпҗамал Көшкәтбаш авылыннан

    эшче

    1950-1955

    ____________ Зәйнәп Пыжмара авылыннан

    кассир, пункт мөдире

    1945-1956

    2001 ел.

    Бу язма, Балтач сөт-май комбинатының башлангыч тарихы буларак, 2001 елда комбинат директорына тәкъдим ителде. Әмма директор бу тарихи мәгълүматларны кирәкле тапмады.


    ^ Бер фоторәсем тарихы

    Илдә хәбәрдарлык чоры башлангач, соңгы 15 ел эчендә 1953-1964 елларда СССР җитәкчесе булып эшләгән Никита Хрущев турында матбугатта күп язылды. Мактаучылар да, хурлаучылар да аз булмады.

    Шәхсән мин үзем Хрущев эшчәнлегенә күбрәк уңай күзлектән карыйм. Ул безне беренче тапкыр икмәккә туендырды. Ул властька килгәч кенә, без туйганчы авыз тутырып икмәк ашый башладык. Авыл хуҗалыгына, промышленностька, мәгариф эшенә күп кенә файдалы реформалар кертте. Космонавтикада беренчелекне яулап, җир шарын уч төбендә биетте. Баллистик ракеталар белән реванш алып, дөнья күчәрен учына бөгәрләп алды. Беркатлылыгын да күрсәтте: Америкага барып, БМО трибунасына башмагын салып төйде. Дөньяда хәрби тигезлек саклады.

    Тагын да зуррак хезмәте шул булды: сәяси репрессия корбаннарын азат итте. Аның чорында милләтебез каһарманнары Муса Җәлил, Абдулла Алишлар, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин халкыбызга кире кайтты. Үлмәс әсәрләре кабат дөнья күрә башлады. Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салахов кебек асыл затларыбыз ГУЛАГтан кайтып, кабат иҗат итә башлау бәхетенә ирештеләр.

    Никита Хрущев ил җитәкчеләреннән беренче булып меңләгән сәяси корбаннарны аклады... әмма бер үк вакытта үзе дә сәяси корбанга әверелде. Әйе. Нәкъ шулай булды. Хрущевны 1964 елда властьтан алып ташлагач, аны “домашний арестка” утырттылар. Матбугатта, радио-телевидениедә аны искә алучы булмады. Аның турындагы кыскача мәгълүматларны бары тик “Азатлык” радиосы аша гына ишетттек.

    Чит ил журналистлары Хрущевның оныгыннан сорыйлар икән, бабаң нишли дип. Малай җавап бирә: “Бабай елый да елый ул.” Дөрес, ул гомеренең соңгы чорында гидропоника белән шөгыльләнә башлый. Әмма барыбер сукырая диләр.

    Хрущевның үлеме һәм аны җирләү турында да “Азатлык” кына мәгълүматлар бирде: “Новодевичье зиратына җирләнде. Җирләүдә бары тик туганнары һәм якыннары гына булды. Зиратта халык 10-15 кешедән артмады. Партия һәм хөкүмәт вәкилләреннән берәү дә катнашмады.”

    Хрущевны җирләп, берничә ел үткәннән соң да, Мәскәүдә булганда зиратка сугылган танышларым 11 ел дәвамында СССР башында торган, дөньяны өркетеп торган Хрущев кабере өстендә балчыктан башка берни булмавы турында әйттеләр.

    Хрущев кабере өстенә һәйкәл куелу турындагы беренче мәгълүматларны да мин “Азатлык” радиосы аша ишеттем: “Кабер өстендәге һәйкәлне эшләү үзе тарафыннан Манеж мәйданында шактый кыерсытылган художник Эрнест Неизвестныйга рөхсәт ителгән. Хәзер инде Неизвестный скульптор буларак үзен рәнҗеткән гегемонга кабер ташы иҗат итүгә алынган. Сульптура бәясе 10 мең сумнан артмаска тиеш булган. (Ул чорда “Жигули” автомобиле бәясе 7300 сум икәнлеген искәртеп үтәм. Р.З.) Неизвестныйга бу хакны Хрущевның гаиләсе түләргә тиешлеге дә искәртелә. Һәйкәлнең эчтәлеге түбәндәгечә сурәтләнә: Һәйкәл ике төстәге — ак һәм кара, бер-берсенә беркетелмәгән 12 мрамор таш кисәкләреннән тора. Ул ташларны төрлечә кырлап һәм шомартып, берсе өстенә икенчесен тезгәләп чыкканнар. Әйтерсең лә уен доминоларыннан тезгән пирамида шикелле, төртсәң аварга тора имеш. Бу инде аның бөтен тормышы һәм ил белән идарә итүе мәгънәсез булды дип ассызыклый. Ак һәм кара — яхшылык һәм яманлык, уңай һәм тискәре икәнлекне, яшәеше тулысы белән каршылыклы икәнлекне күрсәтә. Аркылы салынган беренче ак таш — аның балачагы икән. Икенче аркылыга салынган кара таш — Сталин чорындагы тормышын чагылдыра. Сталин берәүгә дә, шул исәптән Хрущевка да, мәрхәмәт күрсәтмәгән. Хрущев Украинаның беренчесе булып эшләгәндә Сталин хохолларның җиләк-җимеш бакчаларына зур налоглар салгач, Хрущев Сталинга: “Украинада бакчаларны кисеп бетерәләр бит, иптәш Сталин,”- дип хәбәр биргән. Гегемонның җавабы кыска булган.

    Һәйкәлдәге өченче аркылы яткан ак таш үзенең властьта булуына ишарәли. Аның өстендә: “Кисекбаш — Хрущев”. Баш өстендәге кара таш — гомеренең соңгы көннәре.” “Азатлык” радиосы әнә шулай сөйли. Тыелган җимеш татлы була диләр. Хәзер инде бу һәйкәлне барып күрәсе дә килә башлады.

    1978 елда булса кирәк, Мәскәү аркылы үтеп барышлый, мин махсус рәвештә әнә шул һәйкәлне манзара кылу өчен кунакханәгә туктадым. Новодевичье зираты бик зур икән. Кремль стенасы янындагы зираттан кала ул иң зур түрәләр, Мәскәүнең иң атаклы кешеләре күмелгән зират булып санала: дәүләт эшлеклеләре дә, бөек хәрбиләр дә, галимнәр һәм башкалар да шунда. Сталинның үзе атып үтергән хатыны Аллилуева кабере өстенә дә ап-ак мрамордан бик ыспай итеп һәйкәл куелган. Анда йөзләгән аллеялар. Кечкенә аллеялар зур аллеялардан тармакланып-тармакланып китәләр. Һәрбер кабер өстенә диярлек кабер хуҗасының статуясы куелган. Никита Хрущевның кабере шактый еракта, зиратның түрендә диярлек булып чыкты. Монда да аллеялар. Һәрбер аллеяда һәйкәлләрдәге статуялар бер-беренә каратып куелган. Бары тик Хрущев һәйкәле генә башкаларга арты белән тора. Монда бөтен гармония һәм симметрия бозылган. Һәйкәл ташлары нәкъ “Азатлык” радиосы сөйләгәнчә. Кабер өсте тоташ кара мрамор белән капланган. Мрамор өстендә тере чәчәкләр бәйләме.

    Истәлек өчен фотога төшерергә дип мин фотоаппаратымны алдым. Аппаратны көйлим-көйлим, әмма һәйкәл тулысы белән объективка сыймый. Я мрамор плитәгә язылган “Никита Сергеевич Хрущев” дип язылган язма һәм туган-үлгән еллары керми, аларны кертсәң һәйкәлнең югары өлеше киселә. Мин артка таба чигенәм. Артта ике метр ярым чамасы биеклектә такта стена. Чигенеп булмый.

    Туктале, мин әйтәм, бу стенаны әйләнеп үтеп булмый микән? Була икән, ник булмасың?. Стенаның арт ягы ачык ләбаса!. Ал ягы коймалап алынган бу урын — зиратның чүплеге икән. Анда ниләр генә юк. Мондый чакта аптырап торган юк инде. Без бит чүплектән куркып торучылар түгел. Авыл малае. Мин чүплек өстенә атладым да, якынрак килеп, чүплеккә туп-туры карап торган һәйкәлне фоторәсемгә төшердем. Объективка барысы да сыйды да бетте.

    Бу вакыйгадан соң 25 елга якын вакыт үтте. Мине һаман да бер сорау бораулый: күренекле ил җитәкчесен үлгәннән соң да ни өчен шуның кадәр мыскыллаганнар икән? Хәер, безнең илдә бернәрсәгә дә аптырарлык түгел!

    1998.





    Download 2.69 Mb.
    leave a comment
    Page4/11
    Date conversion29.10.2011
    Size2.69 Mb.
    TypeДокументы, Educational materials
  • Add document to your blog or website

    страницы: 1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   11
    Be the first user to rate this..
    Your rate:
    Place this button on your site:
    docs.exdat.com

    The database is protected by copyright ©exdat 2000-2017
    При копировании материала укажите ссылку
    send message
    Documents

    upload
    Documents

    Рейтинг@Mail.ru
    наверх